Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» һәм «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программаларында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс буенча өстәмә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.
Гаризаларны һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре 2017 елның 2 августыннан 31 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итәләр:
420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, 302, 309 кабинетлар. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Кызыксындырган сораулар белән түбәндәге телефоннар һәм факс аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:8(843)221 76 55; 221 76 53.
Грантлар бирү тәртибе турындагы мәгълүмат һәм документлар рәвешләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, адресы:http://agro.tatarstan.ru, «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлеге.