“2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында дүртенче ел рәттән инде Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Минем җирем – Россия» конкурсы уздырыла. Конкурска Россия авылларын уңай тасвирлауны булдыруга һәм арттыруга, авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыруга һәм халык традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән һәм телевидениедә, массакүләм мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендә басылып чыккан иң яхшы мәгълүмати-агарту проектлары чыгарыла.
Конкурс гамәлгә куелганнан вакыттан - 2014 елдан башлап илебезнең 80 төбәгеннән 8000нән артык гариза каралды, шулардан йөзләгәне кыйммәтле бүләкләргә һәм күләмле акчалата премияләргә лаек булды. 2017елда номинацияләр саны да, призлар фонды да шактый арттырылды.
Шәхси авторлар өчен тугыз номинациядә:
1 урын – 110 мең сум;
2 урын – 85 мең сум;
3 урын – 60 мең сум.
Оешмалар өчен (теле-радио, интернет басмалар, матбугат органнары, башкалар) өч номинациядә:
1 урын– 200 мең сум;
2 урын– 150 мең сум (ике премия);
3 урын– 100 мең сум (өч премия).
Быел беренче мәртәбә 250 мең сумнан өч Гран-При гамәлгә кертелде.
Конкурста катнашуга федераль, төбәк һәм шәһәр (район) журналлары, газеталары, интернет-басмалар, радио- һәм телекомпанияләр журналистлары, шулай ук фотокорреспондентлар һәм конкурс тематикасы буенча журналистлар әзерли торган югары уку йортлары вәкилләре, гомумән алганда, эше авыл хуҗалыгы тематикасына кагылышлы булганнарның барысы да чакырыла.
Конкурска эшләр кабул итү срогы – 2017 елның 31 августына кадәр.
Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында -http://konkurs.agromedia.ru - алырга мөмкин.
Барлык сораулар буенча +7(495)411-81-45 һәм +7(903)755-48-54 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була.