2017 елгы уңышны урып-җыю чорында эшләрне имин башкару айлыгы игълан ителде

2017 елның 1 августы, сишәмбе

2017 елның 1 августыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2017 елгы уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы игълан ителде.

Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты белән берлектә уздырыла.

Түбәндәге тәкъдимнәр кертелә:

- җитештерүдә каты һәм үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары булган Татарстан Республикасы АПК оешмаларында планнан тыш күчмә киңәшмәләр үткәрергә. Тикшерүләр һәм ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы АПК оешмаларында хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту чаралары планнарын эшләүдә методик ярдәм күрсәтү;

- авыл хуҗалыгында Хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр (Россия Федерациясе Хезмәт һәм социальяклау министрлыгының № 76нчы боерыгы) нигезендә, моңа кадәрге тикшерүләр кайчан уздырылган булуга карамастан, планнан тыш инструктажлар һәм хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүләренә тикшерү уздырырга, белемнәрне тикшерү бары тик яңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кысаларында гына башкарыла;

- авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренә һәм вакытлы хезмәт шартнамәсе төзегән гражданнарга (сезонлы хезмәткәрләр) имин хезмәт шартлары һәм аларның сәламәтлеген саклауны тәэмин итәргә;

- мобиль техниканы махсус билгеләнгән урыннардан тыш саклауны, шулай ук кешеләрне тиешле максатлар өчен билгеләнмәгән транспорт чараларында йөртүне булдырмаска;

- мобиль техника белән тиешле таныклыклары (транспорт йөртү хокукы) булмаган затларның идарә итүен булдырмау;

- янгын сүндерү чараларының һәм медицина аптечкаларының булуын тикшерүне оештырырга;

- медицина тикшерүләре уздыруны, авыл хуҗалыгы оешмаларының урып-җыю-транспорт комплексы хезмәткәрләре белән чираттан тыш инструктаж уздыруны оештырырга;

- урып-җыюда катнаша торган хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин итүне оештырырга;

- хезмәтне саклау турындагы законнар таләпләре нигезендә яшүсмерләрне авыр һәм зарарлы эшләрдә яисә унсигез яше тулмаганнарны җәлеп итү тыела торган куркыныч хезмәт шартлары булган эшләрдә эшләтмәү юнәлешендә конкрет чаралар күрергә;

- хатын-кызларны, хезмәткә сәләте чикләнгән затларны һәм балигъ булмаганнарны авыр эшләрдә һәм зарарлы яисә куркыныч хезмәт шартлары булган эшләрдә эшләтүне булдырмау;

- авыл хуҗалыгы оешмаларының янгыннан саклау буенча ирекле оешмаларының тәүлек буе кизү торуларын (янгынга каршы техника белән) оештырырга; 

- урманнарга һәм торфлы урыннарга, автомобиль юлларына һәм тимер юлларга якын булган кыр җирләрен 4 метр киңлектә сөреп чыгу буенча чаралар күрергә;

- буалар корып сулар җыю, ясалма сулыкларга үтеп керү юлларын булдыру, шулай ук янгын сүндерү техникасына су җыю өчен су тутыру башняларын булдыру һәм булган су чыганакларын янгын очрагына ремонтлау буенча чаралар күрергә;

барлык милек рәвешендәге авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренә айлыкның максатлары һәм бурычлары турында район массакүләм мәгълүмат чаралары аша даими рәвештә мәгълүмат биреп торуны тәэмин итәргә;

- Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2017 елның 4 августында бердәм «Хезмәтне саклау көнен» үткәрергә;

- кыр эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка йомгаклар ясарга һәм аларның нәтиҗәләре буенча эшендә иң яхшы дип табылган җитәкчеләрне, белгечләрне һәм механизаторларны бүләкләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International