Питрәчтә «Скорлупино» фестивалендә Россиядә иң зур йомырка тәбәсе пешерәчәкләр

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

2017 елның 19 һәм 20 августында Питрәч авылында «Скорлупино» фестивале узачак.Бәйрәмнең иң төп вакыйгасы - йомырка ыргыту чемпионаты, шулай ук әтәчләр сугышы һәм чабышлары көтелә. Моннан тыш, йомырка пейнтболы да уйнарга мөмкин булачак.

Импровизацияләнгән утарга кергәндә кунакларны фестивальнең символлары – Ско чебеше һәм аның дусты Цыпа, тагын кошлар рәвешендәге зур курчаклар һәм каурыйлылар өчлеге, төрле бизәкле киемнәрдә әтәчләр һәм иректә йөрүче страуслар каршы алачак. Бәйрәм тантанасы фестиваль уеннарында катнашучы яшьләр командаларының парад-карнавалы һәм «Скорлупино» утарының төрле бизәкле, театральләштерелгән легендасы белән ачылачак. Бәйрәм кунаклары Татарстан халкының бай мәдәни тарихы белән танышачаклар. Фестивальдә сувенирлар әзерләү буенча төрле мастер-класслар була.

Фестивальнең төп вакыйгаларыннан берсе – Россиядә иң зур йомырка тәбәсе пешерү һәм аннан авыз итү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International