Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Гомумән республика буенча бүгенге көнгә 2924,3 мең тонна сенаж һәм 489,1 мең тонна печән әзерләнгән. Бу – 1119,2 мең тонна азык берәмлеге, ягъни шартлыча бер баш терлеккә 19 центнер азык туры килә.
Иң зур күрсәткеч Сарман муниципаль районында – бер башка 29,5 ц. Зәй районында – бер башка 23,7 ц. азык берәмлеге, Актаныш районында – 21,3 ц., Азнакай, Яңа Чишмә, Тәтеш һәм Чирмешән муниципаль районнарында – бер баш терлеккә 21,1әр центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Иң түбән күрсәткеч Яшел Үзән муниципаль районында. Монда бер баш хайванга нибары 11,6 центнер азык берәмлеге туры килә. Эре агорофирмалар белән беррәттән фермерларда да эшнең кызган чагы. Мәсәлән, Әлки муниципаль районының Татар Мулла Иле авылыннан Рамил Гиматдинов бу көннәрдә кырдан печән кайтарту белән мәшгуль. Аның гаилә фермасында 24 сыер, таналар һәм бозаулар бар.
«Печәнне терлекләр корпусына кайтарып бетергәч, берьеллык үләннәрдән сенаж сала башлыйбыз. Ул быел бик уңды», - диде фермер.
Рамил Гиматдиновка уллары Гамил һәм Камил булыша. Хуҗалыкта бөртеклеләр һәм азык культураларын үстерү өчен кирәкле бөтен төр техника бар.