Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елгы уңыш ашлыгын җыю чорында икмәк кабул итү пунктларының һәм элеваторларның эшен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Олег Земсков, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, икмәк кабул итү предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
«Быел яңгырлар аркасында урып-җыю эшләренә узган елларга караганда ике атнага соңрак керешәбез. Шуңа да карамастан, мул уңыш көтелә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Әхмәтов.
Министр, урып-җыю кампаниясе быел җиңел булмаячак һәм шуңа күрә дә элеваторларга һәм икмәк кабул итү предприятиеләренә аерым игътибар бирелә, алар китерелгән ашлыкны вакытында эшкәртеп, киптереп өлгертергә тиеш булалар, дип билгеләп узды.
Элеваторларның һәм икмәк кабул итү предприятиеләренең әзерлеге турындагы нотык белән Николай Титов чыгыш ясады. Ул 36 предприятиегә тикшерү уздырылганы турында әйтте. Комиссияләр ашлык киптерү җайланмаларының, үлчәүләрнең, җилләндерү җайланмаларының һәм башка агрегатларның әзерлеген тикшергән. Ашлыкның сакланышын тәэмин итү һәм зарарсызландыру буенча профилактик эшләрнең нәтиҗәлелеге буенча күрелгән чараларга аерым игътибар бирелде.
«Барлык элеваторлар һәм икмәк кабул итү предприятиеләре эшкә әзер, – дигән мәгълүмат бирде министрның беренче урынбасары.
Николай Титов элеваторларда һәм икмәк кабул итү предприятиеләрендә 119 ашлык киптерү җайланмасы барлыгы турында әйтте. Гомумән алганда, барлык ашлык киптерү җайланмалары (хуҗалыкларда булган барлык техниканы истәпкә алып), ашлык дымлылыгы 20%ка кадәр булганда, тәүлеккә 178 мең тонна ашлык үткәрә ала. Дымлылык 20%тан артса, бу күрсәткеч – тәүлеккә 114 мең тонна булачак.
Киңәшмә азагында элеваторларда һәм икмәк кабул итү предприятиеләрендә ашлык әзерләү буенча хезмәт күрсәтүләргә бәяләр турында сөйләштеләр һәм фикер алыштылар.