Тәтеш ашлык кабул итү предприятиесе 2017 ел уңышы ашлыгын кабул итәргә әзер

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Тәтеш ашлык кабул итү предприятиесе 2017 ел уңышы ашлыгын кабул итәргә әзер. «Предприятиене реконструкцияләү өчен шактый күп акча тотарга туры килде, – дип сөйләде предприятиенең башкарма директоры Максим Гудков. – Кыска гына вакыт эчендә складларның түбәләре өлешчә алыштырылды, лаборатор һәм фасовкалау җайланмасы, транспортер ленталары сатып алынды, мәйданчыкларга бетон җәелде, ярма цехы ачылды, техниканың искеләре ремонтланды һәм яңалары сатып алынды».

Максим Гудков, предприятиедә дымлы ашлык кабул итү өчен өч мәйданчык бар, аларның икесе – 3,5 мең тоннага һәм берсе 4,5 мең тоннага исәпләнгән, дип сөйләде. «Без 26 мең тонна төрле культуралар ашлыгын кабул итүгә, киптерүгә һәм эшкәртүгә әзер, –диде ул. – Алга таба рапс маен сыктыру цехын һәм катнаш азык әзерләү буенча бик зур булмаган завод ачарга уйлыйбыз. Шулай ук Идел буенча ашлык ташуны башларга уйлыйбыз. Бу транспорт чараларына чыгымнарны шактый киметәчәк».

Бүгенге көндә предприятиедә 25 кеше эшли. Урып-җыю чорында штат күбәйтелә, ә эш ике сменада оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International