Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районыннан Федор Кудрявцев КФХсында бәрәңгедән мул уңыш алуны планлаштыралар

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Сарсак-Омга авылыннан Федор Кудрявцев крестьян-фермер хуҗалыгында бәрәңгедән мул уңыш алуны планлаштыралар. Хуҗалыкта бәрәңге үстерү белән бишенче ел шөгыльләнәләр. «Бәрәңге утырту өчен 20 гектар җир бүленгән, “Гала”, “Беллароза”, “Рокко” кебек сыналган сортлар утыртабыз, –дип сөйләде Светлана Кудрявцева. – Бәрәңгене утыртканчы корткычларга каршы эшкәрттек, ә кырда инде –авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы».

2015 елда Федор Кудрявцев «Яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча грант откан. Бирелгән акчалар бәрәңге җыю комбайны, «ГАЗель» һәм сортларга аеру машинасы сатып алуга тотылган. Бәрәңгене саклау өчен иске фермаларның берсен үзгәртеп төзегәннәр.

КФХда шулай ук кәбестә, чөгендер һәм кишер үстерәләр. Фермерлар продукцияне Әгерҗе һәм Чаллы ярминкәләрендә саталар, якын тирәдәге шәһәрләрнең ашханәләренә тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International