«1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты» ЯАҖендә сайлау кампаниясе алдыннан 112 млн. сумнан артыкка яңа техника сатып алдылар. Заманча тракторлар, ургычлар, сиптергечләр һәм башка агрегатлар кайтартылды. Агымдагы елда монда 2 мең гектардан артык мәйданда беренче мәртәбә карабодай чәчкәннәр. Чәчү өчен «Яшьлек» һәм «Никольский» сортлары сайлап алынган. Алар салкынга, корыга чыдам сортлар, продуктивлылыгы һәм мул уңыш бирүе белән аерылып торалар – уңыш гектардан 35 центнерга кадәр чыга. 2,6 мең тонна карабодай җыеп алыныр дип көтелә, гомуми эшкәртү күләменнән 7% чамасы. Тагын 33,5 мең тонна Татарстан, Башкортостан республикалары, Оренбург, Самара өлкәләре һәм Алтай крае фермерларыннан сатып алу планлаштырыла.
«Карабодай ярмасы Россия халкының иң яртып кулланыла торган ярмалардан санала. Карабодайның бәясе елдан-ел артканны истә тотып, без чималны читтән алудан әкренләп үзебездә җитештерүгә күчүне планлаштырабыз. Быел без мул уңыш алырга өметләнәбез һәм алдагы сезонда чәчүлек мәйданын 10 мең гектарга җиткерергә уйлыйбыз», – дип сөйләде «1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты» ЯАҖгенераль директоры Ирина Матвеева.
«1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты» ЯАҖ – Идел буе төбәкләрендә карабодай ярмасы җитештерүчеләрнең иң эресеннән санала. Предприятие ел саен 25 мең тоннадан артык карабодай ярмасы җитештерә һәм 36 мең тоннадан артык карабодай эшкәртә.