Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында кулланучылар базары мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында кулланучылар базары мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Казан шәһәре башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Утырышта агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасында берәмләп сатуны үстерү йомгаклары каралды. Катнашучылар җирле товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итүне җайга салу, сатылмаган продукцияне кире кайтару, Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча һәм башкалар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International