Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Әлмәт муниципаль районында булып кайтты. Монда килүгә министр районның ашлык җыю комбайннары паркының торышын бәяләде һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. «Комбайннар парады - 2017» Н.Е. Токарликов ис. АҖ базасында оештырылган иде.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин 2017 елгы чәчүлекләр структурасы һәм алдынгы комбайнчыларны бүләкләү системасы турында сөйләде. «Барлык хуҗалыклар диярлек урып-җыюга әзер, эшкә 96 комбайн җәлеп ителәчәк», – дип хәбәр итте ул.
Комбайнчылар, комбайнның маркасына һәм башкарылган эш күләменә бәйле рәвештә, суктырылган ашлык өчен бүләкләнәчәкләр, дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.
Урып-җыюга әзерлек смотр-конкурсы йомгаклары буенча беренче урынны Н.Е. Токарликов ис. АҖ алды, икенче урында – «Союз-Агро» ҖЧҖ, өченче урында – «Кичүчат» ҖЧҖ.
Шуннан соң Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Н.Е. Токарликов ис. АҖендә 1070 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелеше белән танышты. Хәзерге вакытта биредә административ бина, кергәндәге дезинфекция барьеры, һәркайсы 3 мең тонна сыйдырышлы 5 силос-сенаж траншеясы, 30 мең куб метрлы 3 лагун төзелгән, 535 башка исәпләнгән беренче сыер абзары төзелеп беткән диярлек. Министрга терлекчелек объектын кышын 2017-2018 елларда файдалануга тапшыру планлаштырылуы турында әйттеләр.
Аннары Марат Әхмәтов «Яшелчә аланы» һәм «Җиләк аланы» мәйданчыкларында булды. «Болар республика өчен яңа проектлар, – диде Марат Әхмәтов. –Моңа кадәр бездә җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерү белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнмәделәр. Әлбәттә, мондый эш тәҗрибәсе башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен дә файдалы булыр, чөнки киләсе елдан мондый проектларны бүтән районнарда да гамәлгә ашыру ниятләнә. Шулай ук теплицалар төзү буенча да планнар бар».