Татарстанда сөт терлекчелеген үстерү программасын булдыру буенча эшче төркем төзелде

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында сөт терлекчелеген үстерү программасын булдыру буенча эшче төркем төзелде. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов сөйләде.

Эшче төркем составына Сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге (Сөтчелек берлеге) идарәсе рәисе Андрей Даниленко, Сөтчелек берлегенең башкарма директоры Артем Белов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстанның Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, «Стреда Консалтинг» ҖЧҖенең генераль директоры Алексей Груздев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә идарә буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе, Н.Э. Бауман ис. КДВМА, «ТатНИИСХ» ФДБФУ һәм «Элита»ДҖП АҖ белгечләре керде.

«Хәзер без сөтчелек терлекчелеген өйрәнү максатында республика хуҗалыкларында булабыз, – дип хәбәр итте Гелүс Баязитов. – Минем белән Артем Белов, Алексей Груздев һәм Денис Пирогов йөри».

Экспертлар Биектау, Балтач, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба һәм Питрәч муниципаль районнары хуҗалыкларындагы эш белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International