«Агрокөч» холдингы агрофирмаларында шепкән (рыжик) җыюга керештеләр. Бу майлы культура республиканың Азнакай, Сарман, Тукай, Зәй һәм Мөслим районнарында 6,8 мең га мәйданңа чәчелгән. Холдинг планнары буенча, 10,5 мең тоннадан артып китә, уңдырышлылык – бер гектардан 15,4 центнер.
Бүген холдингның үсемлекчелек тармагында шикәр чөгендере белән беррәттән майлы культуралар үстерү өстенлекле юнәлешләрдән санала. Көнбагыш, көзге һәм язгы шепкән беренче мәртәбә әйләнешкә 2016 елда кертелгән иде.
«Шепкән – перспективалы майлы культураларның берсе. Башка культуралар белән чагыштырганда, ул артык игътибар таләп итми, шуңа күрә, һава торышына бәйсез рәвештә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре аннан мул уңыш җыялар. Моннан тыш, ул авыруларга да чыдам һәм чәчүлек җирләренең дә нинди булуы бу культура өчен мөһим түгел», – дип сөйләде «Агрокөч» АҖ баш агрономы Рөстәм Хәбибрахманов.