Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Масабаш авылыннан Марат Дәүләтшин крестьян-фермер хуҗалыгында кышлау өчен терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Хуҗалыкта 23 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 12 баш савым сыеры. «Бүгенге көнгә 60 тонна сенаж һәм 60 тонна печән әзерләнгән, – дңип сөйли Марат Дәүләтшин. – Шушы көннәрдә берьеллык үләннәр җыюга керешәбез. Терлекләр уңышлы кышласын өчен кимендә 100 тонна сенаж һәм 40 тонна печән әзерләргә кирәк».
Авыл эшкуарының планында – 50 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән терлек симертү мәйданчыгы төзү. «Терлекчелектә шул юнәлештә эшлисем килә, – дип сөйләде КФХ башлыгы. – Әгәр акчалар җитәрлек булса, төзелеш эшләрен бу елда ук башларга уйлыйбыз».