Лениногорск муниципаль районының “Маркс” ҖЧҖ базасында терлекчелек тармагының актуаль мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Фикер алышуда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, «Лениногорск РДВБ» ДБУ башлыгы Рашат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында терлек азыгы әзерләү, сөт җитештерү күләмнәрен арттыру һәм эре мөгезле терлекләрдә үлекле дерматитны профилактикалау мәсьәләләре күтәрелде. Бүгенге көнгә районда 46 мең тонна сенаж һәм 6 мең тонна печән җыелган. «Шартлыча бер баш хайванга исәпләгәндә, 16 центнер азык туры килә», – диде Ильур Шәмәрдәнов.
Районның выл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хуҗалыклар җитәкчеләрен терлекчелек биналарын кыш чыгуга әзерләүгә игътибар итәргә өндәде. «Барысы да комплекслы эшләнергә тиеш, – диде ул. – Терлекләрне яхшы карап тоту һәм дөрес тукландыру – аларның сәламәтлегенең һәм югары продуктивлылыкның төп нигезе».