Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районыннан Бронниковлар гаиләсе хуҗалыгында күп төрле хайваннар бар

2017 елның 22 июле, шимбә

Любовь һәм Михаил Бронниковлар Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Уразай авылына Ижевск шәһәреннән күченеп килделәр. Хәзер хезмәт сөючән авыл кешеләре зур хуҗалык тоталар – аларның алты кәҗәләре, берничә дистә куяннары, кош-кортлары, егерме оядан артык умарталары бар.

«Бервакыт, монда кунакка килеп, без табигать матурлыгына шаккаттык. Урман, сулар, чишмәләр үзләренә җәлеп итте… Авылның кешеләре дә киң күңелле һәм кунакчыл. Шуларга карап, бездә күченеп килү теләге туды, – дип сөйли Любовь. – Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән программаның эшләве дә сөендерә. Узган ел һәр кәҗәгә 1000әр сумнан субсидия алдык. Умартачылыкта да дәүләт ярдәме булыр дип өметләнәбез».

Хуҗалык территориясендәге бакчада алар кыяр, помидор, бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә, суган, хәтта шампиньон үстерәләр.

Уразай авылы кешеләре Бронниковлар гаиләсен ихтирам итәләр, чөнки алар үзләре дә җирле традицияләрне аңлап эш итәләр һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашалар. «Аларның бөтен җирендә тәртип, – дип сөйли шул авылда яшәүче Рәсилә Гарипова. – Алар ачыклар, юмартлар һәм кирәк чакта һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торалар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International