Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында урып-җыюга әзерлекнең барышы турында фикер алыштылар

2017 елның 21 июле, җомга

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында урып-җыюга әзерлекнең барышы турында фикер алыштылар. Киңәшмә “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында узды. Анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Хәкимов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә каралган мәсьәләләрнең берсе – терлек азыгы әзерләүнең барышы. Бүгенге көндә районда бер баш хайванга 14 центнер азык әзерләнгән. «Колос», «Содружество», «Бакырчи», «Татарстан», «Авангард», «Маяк», «Нур» хуҗалыкларында һәм «Сафиуллова Р.Г.» КФХында эшләр яхшы оештырылган. Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә әзерләнә торган азыкның сыйфатына игътибарны арттырырга кушты.

Район башлыгы машина-трактор паркын яңартырга кирәклеген билгеләп үтте. Соңгы ике елда районда районга 54 трактор, 23 ашлык җыю комбайны, 4 азык җыю комбайны һәм 3 чөгендер җыю комбайны, 2 чөгендер төягеч сатып алынган. «Быел ашлык җыя торган 9 “Акрос” комбайны һәм 8 куәтле трактор алу планлаштырыла, әмма бу да әле җитмәячәк. Техниканы яңартырга кирәк, чөнки эшләрнең вакытында башкарылуы да шуңа бәйле бит», – диде Рәмис Сафиуллов.

Киңәшмә барышында янгын куркынычсызлыгы, комбайнчылар өчен уңай шартлар булдыру турында һәм башка мәсьәләләр каралды. Шулай ук көзге культуралар чәчүгә минераль ашламалар сатып алу, күпьеллык картайган үләннәрне сукалату һәм сидератлар белән эшләү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International