Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм яртыеллыкта терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр турында мәгълүмат бирде

2017 елның 21 июле, җомга

Күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруның һәм җыюның барышы һәм яртыеллыкта терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат бирде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыру һәм җыю тәмамланган диярлек. Татарстанда 850 мең тонна азык берәмлеге җыелган. Печән – 320 мең тонна, сенаж – 2,3 млн. тоннага якын. Бүген беренче чаптырудан кышкыга шартлыча бер баш терлеккә 14,3 ц. азык әзерләнгән (2016 елда – 16,5 ц.).

Республикада азык иҗтыяҗын 60%ка тәэмин иткән районнар бар (16 центнердан артык азык). Шул ук вакытта Мөслим, Кама Тамагы, Алексеевск һәм Югары Ослан муниципаль районнарында бер башка 13 центнердан да кимрәк әзерләнгән әле.

Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов шулай ук бу елның беренче яртыеллыгында терлекчелек тармагына йомгакларга тукталды. Аның сүзләренә караганда, шул чор эчендә 258 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән, 905 мең тонна – сөт, 30 млн. данә – йомырка. Эре мөгезле терлекләр саны узган елгы дәрәҗәдә сакланган – 1 млн. 44 мең баш, шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны 5,4 мең башка кимегән.

Марат Әхмәтов, терлекчелек беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгы җитештерүендә финанс-икътисадый нәтиҗәләрнең 80%ын диярлек тәшкил итә, дип ассызыклады. Гомумән алганда, барлык төр хуҗалыкларда тулаем продукция күләме 90 млрд. сум чамасы булган (2016 ел белән чагыштырганда, җитештерү индексы – 101,4%).

Тармакта беренче яртыеллыкта уртача хезмәт хакы узган елның шушы чорына караганда 11%ка артты һәм 19,7 мең сум тәшкил итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, муниципаль районнар башлыклары белән бергәләп, алга таба да хезмәт хакы мәсьәләләренә аерым игътибар бирәчәк, чөнки бу авылда социаль тотрыклылык индикаторы, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International