2017 елның 29 июлендә Зәй шәһәрендә «Сенофест» арт-фестивале узачак. Бәйрәмнең төп вакыйгасы – фестиваль уеннарын оештыру булачак.
Экстрим һәм актив спорт яратучылар өчен «Сеномарафон» күңелләренә хуш килер, бу – фрироупа элементлары белән киртәләр полосасы, монда катнашучылар эленмәле элементлардан торган араны җиргә кагылмыйча үтәргә тиеш булачак. Бу ярышты 5 кешедән торган командалар катнаша, заявкалар электрон адрес буенча кабул ителә: zainskamo@mail.ru. Ярышларның тагын бер төре – «Печән чабучылар ярышы» – катнашучылар физик әзерлекле булырга тиеш.
Фестивальгә килүчеләр печәннән ясалган ике метр биеклектәге арт-объектлар күрәчәкләр, чүлмәкчеләр, тукучылар, тимерчеләр, кул осталары эшләгән әйберләр, музыкантлар белән таныша алалар һәм фирма сувенир продукциясен сатып ала алалар.
«Эко-городок» мәйданчыгында арт-композицияләр әзерләүдә катнашырга һәм йорт хайваннарын ашатырга мөмкин булачак, «Экстрим» мәйданчыгында гигант таганннарда атынырга, тирда атарга мөмкин булачак һәм башка уеннар оештырылачак.
Балалар өчен махсус зона оештырыла: печәннән зур лабиринт, халык уеннары, төрле мастер-класслар. Алар авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында мәгълүмат алачак һәм аларга үзләрен вакытлыча агрономнар, сыер савучылар һәм механизаторлар һөнәрендә күрергә мөмкинлек булачак.
Фестиваль турында тулырак https://vk.com/senofestzainsk сайтында танышырга мөмкин.