Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Түбән Аты авылыннан Дамир Хәлиуллин – теплицада кыярлар үстереп танылган фермер. Крестьян-фермер хуҗалыгында үткән елдан помидор үстерү белән дә шөгыльләнә башлыйлар, керемен дә шул ук елны алганнар.
«Кыяр аз калды инде, алар урынына помидорлар утыртабыз, – дип сөйли Дамир Хәлиуллин. – Әлбәттә, былтыргыга караганда, уңыш азрак – тоташ яңгырлар һәм көннәрнең кояшсыз булуы тәэсир итте. Әмма безнең продукциягә ихтыяҗ һәрвакыт зур».
Фермер хуҗалыгының теплица хуҗалыгы мәйданы 7 гектар тәшкил итә. 8 теплицада 80ләп кеше эшли. Монда тагын җиләк һәм кәбестә үстерәләр.