Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Южная» агрофирмасы” ҖЧҖенең Киекле комплексында һәркөнне 15 тоннадан артык сөт савалар

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Южная» агрофирмасы” ҖЧҖенең Киекле комплексында һәркөнне 15 тоннадан артык сөт савалар. Монда 1000 башка якын савым сыеры тотыла.

Биредә сыерларны җәйге болынга чыгармыйлар, шулай да алар сусыл яшел азыктан мәхрүм түгелләр. «Хайваннарга көнгә дүрт мәртәбә катнаш азык бирелә, аның составында сенаж, силос һәм фураж бар. Катнашманың составы һәр төркем өчен аерым», – дип сөйләде хуҗалыкның баш зоотехнигы Азат Җәләлев.

Комплекста 50 урынлык «Карусель» сыер саву җайланмасы урнаштырылагн. Һәр сменада 4 машина белән сыер саву остасы эшли. «Чиста, иркен – рәхәтләнеп, шатланып эшлибез, – дип сөйли сыер савучы Ольга Короткина. – шартлардан да, хезмәт хакы белән дә канәгать».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International