Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең кызган чагы

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең кызган чагы. Соңгы көннәрдәге уңай һава торышы рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлек бирә, шуңа күрә авыл хезмәтчәннәре һәр аяз, кояшлы көннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. 2017 елның 19 июленә республикада 2057,9 мең тонна сенаж һәм 256,6 мең тонна печән әзерләнгән. Бу – 761,6 мең тонна азык берәмлеге, ягъни шартлыча бер баш хайванга 12,9 центнер азык җыелган.

Терлек азыгы әзерләү буенча иң югары күрсәткеч Татарстан Республикасының Сарман районында – бер баш хайванга 22,3 центнер азык тупланган. Зәй районында 18,3 центнер, Бөгелмә районында – 15,5 центнер, Апас районында – 15,2 центнер, Яңа Чишмә районында – 15 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International