Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе 2017 елда беренче яртыеллык эшкә йомгаклар ясады. Шушы чорда җир, ветеринария күзәтчелеге, үсемлекләр һәм орлыклар карантины өлкәләрендә 1800 контроль-күзәтчелек чарасы башкарылган. Тикшерүләр һәм административ тикшеренүләр барышында 800дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган.
Учреждение белгечләре сүзләренә караганда, африка дуңгызлар чумасы (АЧС) таралуны кисәтүгә аерым игътибар бирелгән. Шулай итеп, агымдагы елның 6 аенда дуңгызчылык хуҗалыкларына, дуңгызлар сую һәм дуңгызчылык продукциясен эшкәртү предприятиеләренә 34 тикшерү уздырылган, дуңгызчылык продукциясен сату урыннарына һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә 46 тикшерү үткәрелгән. Россия Федерациясенең имин булмаган субъектларыннан африка дуңгызлар чумасы вирусын кертмәү максатында,Татарстан Республикасында ЭЭМның ЮХИДИ постларында күзәтчелек астында булган йөкләрне ташучы 468 автотранспорт чарасы тикшерелгән.
Шулай ук фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү, ветеринариядә кулланыла торган дару чаралары әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны тикшерү буенча да эшләр башкарылды.