Татарстанда сыер абзарларын, бәрәңге саклагычларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
«Терлекләрне кышкы абзарларга керткәнче объектлардагы барлык эшләрне эшләп бетерергә, дигән бурыч куелган иде Министрлык җитәкчелеге тарафыннан», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров.
Исегезгә төшерәбез, быел республика хуҗалыкларында 335 сыер абзары ремонтланачак, бүгенге көнгә объектларда эшләрнең 39%ы башкарылган.
Шулай ук 26 яшелчә саклагычка капиталь ремонт ясалачак (эшләрнең 40%ы башкарылган) һәм 125 силос-сенаж траншеясы төзеләчәк (38% төзелгән).