«Кукмара элеваторы» ААҖ 2017 елгы ашлык уңышын кабул итәргә әзер. «Яңа сезонга без дүрт киптерү агрегатын, складларны ремонтладык, ә аның территориясендә төзекләндерү эшләрен башкардык. Барлык хезмәткәрләр дә бик тырышып эшләделәр», – дип сөйләде предприятие директоры Рафил Ибраһимов.
Элеватор складларына 50 мең тонна ашлык сыя. Предприятие территориясендә шулай ук ярма һәм катнаш азык җитештерү цехлары, транспорт-механика участогы бар. Бүгенге көндә монда 32 бер. техника исәпләнә.
Элеваторга китерелгән ашлык лабораториядә өлкән лаборант Рүзилә Харисова җитәкчелегендә тикшерү уза. «Мин быел унсигезенче сезонны эшлим инде. Безнең коллектив бик дус һәм тату эшли, бер-беребезгә булышабыз. Быел да куелган бурычларны үтәргә тырышачакбыз», – диде ул.