Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК оешмалары арасында урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерләнү буенча конкурслар үткәрү өчен районнарга чыгу мәсьәләләре турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде.
Фикер алышуда министр урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Нәҗип Хаҗипов, Олег Земсков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре һәм башкалар катнашты.
Мондый конкурслар муниципаль районнарда 18 июльдән 21 июльгә кадәр узачак. Комиссияләр ашлык җыю комбайннарының, ашлык складларының, ашлык киптерү урыннарының, ашлык чистарту машиналарының урып-җыюга әзерлеген, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен бәяләячәкләр. Хезмәт өчен түләү системасына һәм хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына аерым игътибар биреләчәк.
«Быел урып-җыю сезоны җиңел булмас, – диде Николай Титов. – Шул ук вакытта ашлыкның артык дымлы булуы да бар. Шуңа күрә һәр аяз көннән мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәк булачак».
Министрның беренче урынбасары хәбәр итүенчә, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларына кырда тәүлекләп эшләүне оештырырга тәкъдим ителәчәк.
«Тикшерү вакытында мөмкин кадәр күбрәк хуҗалыкларны алырга тырышыгыз, – диде Николай Титов, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Механизаторларның һәм башка хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары белән кызыксыныгыз».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, башка еллардан аермалы буларак, быел комиссияләр хуҗалыкларның туфракны төп эшкәртүгә әзерлекләрен дә тикшерергә тиеш булалар, дип билгеләп үтте. Ул комиссия әгъзаларына хуҗалыкларда сервис хезмәтләре эшен оештыру планына, махсус киемнәрнең булуына, үлчәү җайланмаларына игътибар итәргә кушты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов куәтле комбайннарда икешәр механизатор эшләргә тиешлегенә басым ясады. «Урып-җыю кампаниясен уңышлы уздыру безнең үзебезгә дә, шулай ук ашлык җыю комплексын сыйфатлы итеп кабул итүгә дә бәйле», – дип, йомгак ясады Тәлгать Таһирҗанов.