Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре туфракта су эрозиясенә каршы көрәш ысуллары турында

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Су эрозиясе туфрак уңдырышлылыгына зур зыян китерә, дип әйтәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре. Эрозияләнгән җирләрдә, минераль һәм органик ашламалар кертүгә дә карамастан, авыл хуҗалыгы культураларының уңышы һәрвакыт 20-30%ка түбәнрәк була.

Шуңа күрә игенчеләргә контурлы-мелиоратив системаны гамәлгә кертегә тәкъдим ителә, бу очракта туфракны төп эшкәртү аркылы юнәлештә башкарыла. Шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын дифференцияле урнаштыру, кырларны яклау зоналары булдыру һәм чокыр-чакырларда урман үсентеләре утырту да уңай нәтиҗә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International