Кырымда 2017 елның 22-23 сентябрендә «Агропродмаш» төбәкара күргәзмә-форумы узачак

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

2017 елның 22 – 23 сентябрендә Кырым Республикасында «Агропродмаш» төбәкара күргәзмә-форумы узачак. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы техникасын, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланмаларын әзерләүчеләр, шулай ук азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр катнаша.

«Агропродмаш» – товарларны презентацияләү, сәүдә базарларын өйрәнү һәм эшлекле яңа элемтәләр урнаштыру өчен перспектив мәйданчык. Күргәзмә түбәндәге бүлекләрдән торачак: сәнәгать һәм станоклар, АПК (авыл хуҗалыгы техникасы, үсемлекләрне яклау чаралары, терлекчелек өчен җайланмалар, ветеринария препаратлары, терлек азыгы, күтәрү һәм склад җайланмалары һәм башкалар; азык-төлек бүлеге (ит продуктлары, сөт продуктлары, макаронәйберләре, ризык тәмләткечләр, кондитерлык һәм икмәк-пекарьня продукциясе).

Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7 978-758-32-31 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International