«Яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Грантларның гомуми суммасы 140 млн. сум, шул исәптән 121,8 млн. сум (87%) федераль бюджеттан бирелде.

Конкурска 27 муниципаль районнан гариза биргән 140 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 58 хуҗалык грантларга ия булдылар. Грант отучыларның күпчелеге Балык Бистәсе һәм Саба районыннан – 6 шар крестьян (фермер) хуҗалыгы.

Грант алучыларның күбесе терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар, шулардан 27 – сөтчелек юнәлеше буенча, 1067 сыерга, 13 – эре мөгезле терлекләр симертү буенча, 945 башка, 3 – кошчылык буенча, 62 мең баш кош-кортка, 2 – ат үрчетү буенча, 100 атка, 2 – сарык үрчетү буенча, 600 башка һәм 1 – кәҗә үрчетү буенча, 356 башка.

Шулай ук яшелчәчелек буенча 5 проект гамәлгә ашырылачак, 2 – бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча, 2 – бәрәңге игү буенча һәм 1 – җиләк-җимеш культуралары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International