Республиканың Бөгелмә муниципаль районында терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. «Терлекләр уңышлы кышласын өчен 8 мең тонналап печән, 17 мең тонна сенаж, 18 мең тонна силос һәм 6 мең тонналап салам әзерләргә кирәк. Һава шартлары тулы куәткә эшләргә ирек бирмәү аркасында хәзер авыл хезмәтчәннәре сенаж салу белән мәшгуль. Бүгенгә ул 8 мең тоннадан артык әзерләнгән, печән – 1100 тонна», – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илнур Миңнегалиев.

Аның сүзләренә караганда, «Наратлы», «Колос», «Рассвет» хуҗалыкларында эш яхшы оештырылган.

«Әлегә һава шартлары җәелеп эшләргә ирек бирми, – диде “Муса Җәлил” ис. ҖЧҖ директоры Харис Әхмәтгәрәев. –Сенаж һәм силос әзерләү белән проблема булмас, аларны 5 меңәр тонна салырга кирәк. Ни булса да, без кышка җитәрлек итеп 1200 тонна печән әзерләячәкбез. Әле узган елдан калган запас та бар, шуңа күрә терлекләр ач булмас».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International