Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Родина» агрофирмасы” ҖЧҖендә савым сыерларын 300 башка җиткерергә уйлыйлар. «Сөт терлекләрен ишәйтергә җыенабыз. Бүген фермада уртача көнлек савым 15 килограмм тәшкил итә, ә киләчәктә бу күрсәткеч 20 килограммнан да ким булмаска тиеш, – дип сөйләде предприятие җитәкчесе Евгений Горшков. – Әлегә безнең 250 баш сыерыбыз бар».
Фермада сыерларны машина белән тәҗрибәле осталар сава, шулар арасында – Надежда Николаева һәм Зоя Алюкина. «Дус, тату команда булып эшлибез, – дип сөйли ферма мөдире Дмитрий Исаев. – Һәркемнең үз бурычы – көтүчеләр Валерий Туганов һәм Алексей Журавлев терлекләрне тукландыру өчен көтүлеккә чыгаралар, лаборантка Екатерина Туганова сөт сыйфатын тикшерә. Коллективта 26 кеше эшли, бөтен коллективның хезмәт нәтиҗәсе һәркайсының җаваплылыгына бәйле».