Бүген «Бөтенроссия кыр көне – 2017” инновацион агротехнологик күргәзмәсе үз эшен тәмамлады. Исегезгә төшерәбез, форум 3 көн – 5 июльдән 7 июльгә кадәрбарды. Күргәзмәдә илебезнең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белорусиядән һәм Германиядән 340 компания катнашты.
«Чара югары дәрәҗәдә узды, – дип ассызыклады Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, үсемлекләрне механикалаштыру, химияләштерү һәм яклау департаменты директоры Петр Чекмарев. – Яңгырлар булуга да карамастан, бу көннәр бик нәтиҗәле узды, катнашучылар актуальмәсьәләләр хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә алмаштылар».
Департамент директоры, күргәзмәгә Россиянең 74 субъектыннан тармак берлекләренең 10 меңнән артык вәкиле килде, диде.
Аннары предприятиеләрне – күргәзмә экспонентларын үсемлекчелек, үсемлекләрне механикалаштыру, химияләштерү һәм яклау тармагында һәм аграрийларны авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүдә ирешкән уңышлары бүләкләү тантанасы булды. Петр Чекмарев бүләкләнүчеләргә дипломнар һәммедальләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шундый зур күләмле күргәзмәне оештыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. «Без бу чараны әһәмиятле итәр өчен бөтен көчебезне куйдык, – диде ул.– Хәзер безнең алда шулай ук мөһим бурыч – уңышны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы форумда катнашучыларга иминлек, саулык, куйган планнарын уңышлы үтәп чыгуларын һәм эшләрендә яңа уңышларга ирешүләрен теләде.