Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов республиканың берничә предприятиесендә булды, аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы башта Биектау районында Казан су сиптерү заводында җитештерелә торган сиптерү машиналарының эшләве белән танышты. Завод директоры Рамил Идрисов әлеге машиналарның бөртекле, яшелчә культураларына, техник культураларга, күпьеллык үләннәргә һәм көтүлекләргә су сиптерү өчен җитештерелүе турында сөйләде, аларның бәясе чит илләрнекенә караганда 30-35%ка түбәнрәк булуын әйтеп узды. «Быел шундый машиналар әзерләүгә 30 заявка алынды», – диде Рамил Идрисов.
Джамбулат Хатуов «Казанка»ның мондый техникага куела торган барлык техник һәм технологик таләпләргә турын килүен билгеләп үтте. «Бу машинаның Татарстан аграрийларында гына түгел, ә илебезнең башка төбәкләрендә дә популяр булуып китүенә мин ышаным», – диде Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары.
Аннары ул Зеленодольск районында «Майский» теплица комбинатына килде. Предприятие якланган грунтта яшелчәләр җитештерү буенча Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны били, ел дәваиында анда 35 мең тоннадан артык яшелчә үстерелә. Джамбулат Хатуов комбинатта оештырылган эшне югары бәяләде.
«Мода без селекция белән җитди эш итә торган чын профессионалларны күрәбез. Җитештерелә торган продукция Татарстанга гына түгел, ә Россиянең бөтен төбәкләренә диярлек чыгарыла. Әмма башкарыласы эшләр бар әле – сәүдә челтәрләре белән үзара мөнәсәбәтләрне камилләштерергә кирәк», – диде Джамбулат Хатуов.
Татарстанда яшелчә җитештерү перспективалары турында журналистлар сорауларына җавап итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, бу юнәлештә аерым эш алып барыла, диде. «Бездә берничә инвестиция проекты бар, – дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – Шул исәптән "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясе проекты, анда 15 гектарда ябык грунтта яшелчәләр үстерү планлаштырыла. Моннан тыш, яшелчә үстерү белән берничә фермер хуҗалыгы да шөгыльләнә».
Марат Әхмәтов әйтүенчә, киләчәктә Татарстан халкын тулысынча яшелчә белән тәэмин итү планлаштырыла.