Игорь Козубенко: Аналитик үзәкнең төп максаты – төбәкләргә авыл хуҗалыгы җитештерүен дөрес оештыруда ярдәм итү

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

6 июльдә «Бөтенроссия кыр көне – 2017” форумы кысаларында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында берничә чара узды. Шуларның берсе – Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Аналитик үзәген презентацияләү. Үзәк мөмкинлекләре турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКны үстерү һәм дәүләт мәгълүмат ресурслары белән идарә итү департаменты директоры Игорь Козубенко сөйләде.

Аналитик үзәк илебезнең агросәнәгать комплексы турында мәгълүмат җыю һәм аны анализлау, нәтиҗәле идарәчел карарларны фаразлау һәм кабул итү максатында оештырылды. «Мәгълүмат системасы бу елның гыйнварында башланд. Аның нигезендә - Росстат, Росреестр, салым һәм таможня хезмәтләре белешмәләре. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына шулай ук дәүләт ярдәме алучы 22 меңнән артык авыл хуҗалыгы оешмасы һәм фермер хуҗалыклары да мәгълүмат тапшыралар», – дип сөйләде департамент директоры.

Игорь Козубенко сүзләре буенча, Аналитик үзәк төбәкләрнең, муниципалителарның, хәтта хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы тармагы торышы турындагы белешмләрен туплый. Белешмәләр базасында авыл хуҗалыгы җирләренең, чәчүлекләрнең мәйданнары, чәчүлекләрнең торышы, терлекләрнең һәм кошларның баш саны, машина-трактор паркларының саны турындагы белешмәләр һәм икътисадый күрсәткечләр саклана. Моннан тыш, системада АПК продукциясен импортлау һәм экспортлау, федераль һәм төбәк бюджетлары акчаларының төбәкләр тарафыннан тотылышы һәм башкалар турында белешмәләр бар.

«Аналитик үзәкнең төп максаты – климат шартларын, туфрак уңдырышлылыгын һәм башка аспектларны исәпкә алып, төбәкләргә авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыруда ярдәм итү. Моннан тыш, белешмәләрнең «ачыклыгы» ярдәмендә без онлайн режимда дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең дәрәҗәсен бәяли алабыз», – диде Игорь Козубенко.

Семинарда АПК идарәсенең төбәк органнары, фәнни һәм эксперт берлекләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International