Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне – 2017» инновацион агротехнологик күргәзмәсе ачылды. Быелгы чарада 73 төбәктән 1000нән артык вәкил, шулай ук 300дән артык предприятие катнаша.
Форумда катнашучыларны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Реcпубликасының авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
«Узган ел без Бөтенроссия кыр көнен үткәрү традициясен керткән идек. Быел Алтай җиреннән эстафетаны Татарстан Республикасы алды. Бу төбәкнең сайлануы юкка гына түгел, республика безнең ил агросәнәгать комплексының локомотивы булып тора. Монда яңа технологияләр гамәлгә кертелә, без, әлбәттә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәренең артуын һәм аларның сыйфаты яхшыруын күрәбез. Әлеге чара тиешле дәрәҗәдә узар, дип, һәм ул авыл хуҗалыгы тармагы өлкәсендә тәҗрибә алмашу, алдынгы казанышлар һәм заманча технологияләр белән танышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булыр, дип ышанам», –диде Александр Ткачев.
Аның сүзләренә караганда, илебез АПКсында бүген тотрыклы үсеш күренә, узган ел җыелган мул уңыш, эчке базарның Россия продуктлары белән тулылануы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауның артуы да шуны раслый.
«Соңгы өч елда без авыл хуҗалыгы продукциясен читтән кертүне 2,5 мәртәбәгә киметтек. Бу – безнең авыл кешеләренең зур җиңүе, – дип ассызыклады Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. – Без хәзер чын мәгънәсендә тарихи миссияне башкарабыз – 5-7 елдан соң базарны үзебезнең продуктлар белән тулысынча тутыру планлаштырыла».
Александр Ткачев шулай ук Кытай Республикасы белән хезмәттәшлек итү турында сөйләде, Татарстан җитәкчелегенә күргәзмәне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм АПК алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.
Кытай Халык Республикасның авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу да, үз чиратында, Татарстанда кунакчыллык күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде. «Кытай һәм Россия – ышанычлы партнерлар, һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү – икеяклы хезмәттәшлекнең мөһим өлеше. Соңгы елларда ике якның да тырышлыгы белән без яхшы нәтиҗәләргә ирештек», – диде Хань Чанфу.
Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның КХР Рәисе Си Цзиньпин белән рәсми очрашулары турында сөйләде. Очрашу кысаларында ике илнең аграр ведомстволары арасында авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлекне алга таба ныгыту турында Меморандум имзалануы хакында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый масштабтагы чараның Татарстанда өченче мәртәбә оештырылуы турында әйтеп узды.
«Монда авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышларны күрсәтә торган экспозиция урнаштырылган, – диде ул. – Күргәзмәнең аермасы да шунда – продуктларның инновацион һәм күрсәтмә форматы кыр шартларында уза, бу – эшлекле багланышлар урнаштыру һәм тәҗрибә алмашу өчен нәтиҗәле мәйданчык».
Күргәзмәгә 15 меңләп тармак белгече килер дип көтелә, диде Татарстан Республикасы Президенты.
«Форум кысаларында күпсанлы түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк, аларда катнашучылар авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышачаклар. Уңышлы эш һәм хезмәттәшлек итүегезне телим, бу көннәр файдалы һәм нәтиҗәле булсын», – дип, нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
Демонстрацион мәйданчыкларны карагач, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев күргәзмәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм киң масштаблы булуын билгеләп үтте. Быел «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Кампус» бүлекләренең презентация мәйданчыклары өчен 60 гектардан артык мәйдан бүленгән.
«Бөтенроссия кыр көне – 2017» форумы программасындагы яңалык – Россия һәм чит ил уку йортлары студентлары һәм мөгаллимнәре катнашында радиоидарә осталыгына «Робототехника» конкурсы. Катнашучылар үз эшләнмәләре үрнәкләрен һәм яңа уйланмаларны эшләтеп күрсәтәчәкләр.
Эшлекле программа тармакны үстерүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә, шул исәптән импортны алыштыруга, фермерлык проблемаларын хәл итүгә, терлекчелекне үстерүгә, техниканы модернизацияләүгә, кадрлар әзерләү проблемаларына юнәлтелгән. Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр, конференцияләр, семинарлар һәм төрле мастер-класслар узачак.