4 июльдә Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасына килде.
Ул башта ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Алар республикада АПК үсеше турында, дәүләт ярдәменең яңа механизмнарын гамәлгә ашыру, шулай ук 5 – 7 июльдә узачак «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсе программасы турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Джамбулат Хатуов «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсе узачак Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында булды, анда әлеге чарага әзерлекнең барышын бәяләде.
Быелгы чарада Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 300ләп оешма катнаша. Төп игътибар күрсәтмә үрннәкләргә биреләчәк. Махсус мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең, эшкәртүнең, яклауның төрле этапларында кулланыла торган авыл хуҗалыгы машиналары комплекслары куелган. Мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы культуралары, терлекчелек һәм эшкәртү тармагы өчен билгеләнгән 1100 төрдән артык техника һәм җайланма урнаштырылган.
Джамбулат Хатуов Татарстан агросәнәгать комплексының кайбер оешмаларында да булды.
Башта ул «Казан» агросәнәгать паркы” ААҖендә булды. Предприятие җитәкчесеОлег Власов Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасарына агропаркның күпфункцияле заманча комплекс булуы, анда җитештерү, склад һәм сәүдә зоналарының барлыгы турында сөйләде. Монда 250дән артык резидентэшли, “фермердан турыдан-туры сатып алучыга” дигән уникаль система оештырылган. Министр урынбасары продукция ассортименты белән танышты, җитештерү һәм склад урыннарын карады.
Аннары Джамбулат Хатуов «Татарский» агрохимия хезмәте үзәгендә булды, монда аңа туфракның уңдырышлылыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрү буенча республика галимнәре тикшеренүләренең нәтиҗәләрен күрсәттеләр, тагын ул Казан майэкстракция заводының эше белән танышты, әлеге завод майлы культураларны эшкәртү буенча Россия предприятиеләре арасында әйдәүчеләрдән санала.
Компаниянең генераль директоры Михаил Сыровацкий заводта заманча, яңа, югары технологияле җайланмалар урнаштырылганлыгы турында, шуның нәтиҗәсендә Россия норматив таләпләренә дә, шулай ук Европа стандартларына да туры килә торган югары сыйфатлы продукция җитештерелүе хакында сөйләде. Бүген предприятие елга 1 млн. тоннага кадәр май чималы җитештерә һәм 450 мең тоннага кадәр үсемлек мае, 380 мең тоннага кадәр шрот һәм 160 мең тоннага кадәр лузга җитештереп чыгара ала.