Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бакчачылык ширкәтләрен төзү, ремонтлау һәм аларның инфраструктурасын реконструкцияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнарның коммерциячел булмаган бакчачылык һәм дача ширкәтләрен төзү, ремонтлау һәм аларның тышкы нженерлык инфраструктурасын реконструкцияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

Фикер алышуда республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында бакчаларга керү юлларын, су, электр белән тәэмин итү объектларын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү, каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару, шулай ук 2018 елда эшләр башкарылырга тиешле муниципаль районнар исемлеген әзерләү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International