Татарстан Республикасы Спас муниципаль районыннан Сергей Юрков КФХында терлек азыгы әзерлиләр

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районыннан Сергей Юрков КФХында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Монда күпьеллык үләннәр 200 га мәйданны биләп тора.

«Узган ел сенаж 28 июньдә үк салынган иде инде, бу вакытта печәнне пресслап бетерә идек, – дип сөйли Сергей Юрков. – Быел яңгырлар аркасында барысы да соңга калып эшләнә, әмма без төшенкелеккә бирелмибез, терлек азыгын былтыргы күләмдә әзерләячәкбез».

Күпьеллык үләннәрне механизатор Алексей Шмагин чаптыра. Шушы көннәрдә Александр Пигалев та печән чаптыруга керешәчәк, әлегә ул һәм Ринат Галәүтдинов көнбагыш төбен өйдертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International