Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының«Аксубайсервис» ҖЧҖендә әче туфракны известлыйлар. Бу эш «Аксубай» АФ” ҖЧҖ, «Аксу Агро» ҖЧҖ, «Колос» ҖЧҖ һәм фермер хуҗалыклары җирләрендә башкарыла.
«Безнең районда әче туфраклы җирләр күп. Бу сезонда без 19 мең тонналап известь кертеп, 2000 гектардан артык җирне эшкәртмәкче булабыз, – дип хәбәр итте оешма җитәкчесе Анатолий Савинов. – Һава торышы гына комачаулап тора, яңгырлар аркасында кырларга кереп булмый, әмма без омны билгеләнгән срокка эшләп бетерергә тырышабыз».
Анатолий Савинов, предприятиенең иң зур байлыгы – аның хезмәткәрләре, ди. Шулар арасында – мастер-көйләүче Шәүкәт Сөләйманов, машина йөртүчеләр Владимир Падимиров, Вячеслав Вашурин һәм Дәүрам Хәмитов – үзләренең көчләрен кызганмыйча, тырышып эшлиләр.