Татарстанда икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның 2017 елгы уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерәләр

2017 елның 30 июне, җомга

Татарстанда икмәк кабул итү предприятиеләренең матди-техник базасының һәм элеваторларның 2017 елгы уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерәләр.

Аларның эшкә әзерлеген кабул итүне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге һәм «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең сынау лабораториясе белгечләре башкара.

Комиссияләр «Арча» – «Казан икмәк продуктын реализацияләү базасы» ҖЧҖендә, «Буаэлеваторы» ААҖендә, “Колаңгы икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖендә, «Государев Амбар» ҖЧҖендә, «Ютазы элеваторы» АҖендә, «Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе»АҖендә һәм «Болгар икмәк кабул итү предприятиесе» ҖЧҖендә булдылар.

«Без булган предприятиеләр яңа сезон ашлыгын кабул итәргә әзер, аларның әзерлегенә карата кисәтүләр юк», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү башлыгы Евгений Рещиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International