Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Казанка” ҖЧҖ базасында машина белән сыер саву осталары һәм эре мөгезле терлек үрчетү буенча технологлар конкурсы узды.
Конкурс ике этапта узды, беренчесендә катнашучыларның теоретик белемнәре тикшерелде, икенчесендә практик биремнәр булды. Сыер савучылар саву аппаратын сүтеп-җыюда осталыкларын күрсәттеләр, эре мөгезле терлек үрчетү буенча технологлар ясалма орлыкландыру буенча үз тәҗрибәләрен күрсәттеләр.
Ярышлар йомгаклары буенча машина белән сыер савучылар арасында беренче урынны «Ак Барс» агрокомплексы” ҖЧҖеннән Гөлфия Шәрәфетдинова алды, икенче урында – «Игенче» агрофирмасы” ҖЧҖеннән Наилә Фәсхетдинова, өченче урында – «Казанка» АФ ҖЧҖеннән Лилия Мәрдәнова.
Эре мөгезле терлек үрчетү буенча технологлар арасындагы ярышта беренче урынны «Северный» АХП” ҖЧҖеннән Равил Хаҗиев алды. Икенче урынга «Игенче»агрофирмасы” ҖЧҖеннән Булат Гарәпшин чыкты, ә өченче урынга шул ук хуҗалыктан Зөфәр Халиков лаек булды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды. Ул терлекчеләргә аларның фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә алга таба уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, соңгы вакытта районның терлекчелек тармагы үзен уңай яктан күрсәтә, ул үсештә, дип билгеләп үтте һәм тармак алдынгыларына истәлекле бүләкләр тапшырды.