Рөстәм Миңнеханов: соңгы елларда Зәй муниципаль районы саллы күрсәткечләргә иреште

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Зәй районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. Рөстәм Миңнеханов чәчүлекләрне карап чыкты һәм язгы бодай, арпа эшкәртү технологияләрен бәяләде, шикәр чөгендеренең рәт арасын һәм горчица эшкәртү агрегатының эше белән танышты.

Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов сүзләренчә, 2016 ел районның авыл хуҗалыгы өчен бик яхшы килгән. «Беренче тапкыр Зәй районы тарихына 148 мең тонна бөртеклеләр һәм Татарстан тарихы өчен беренче тапкыр 500 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Быел да шул күрсәткечләрне кабатларга уйлыйбыз», – дип сөйләде ул Татарстан Президентына.

Рәзиф Кәримов белдерүенчә, соңгы ике елда районга 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән аларның 1 миллиард сумнан артыгы республика казнасына карый. «1 миллиард сум акча авыл хуҗалыгына бүлеп бирелде, шул исптән 600 миллион сумы техника алу өчен – үсемлекчелеккә һәм 350 миллион сумга якын акча терлекчелек тармагына салынды», – дип ассызыклады район башлыгы.

Шулай ук ул 2016 елда 9 миллиард сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергәнлеген дә әйтте. «Киләсе ике елда бу күрсәткечне 15 миллиард сумга җиткерү бурычы куябыз», – дип планнары белән уртаклашты Рәзиф Кәримов.

Моннан тыш узган ел савым сыерларының саны 2 мең башка арткан. «Беренче тапкыр мөгезле эре терлек санын 20 мең башка җиткерүгә якынлашабыз, шул исәптән аларның 5,5 меңе – сыерлар», – дип хәбәр итте ул.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов райондагы кыр эшләренә уңай бәя бирде. «Әлегә барысы да уңышлы бара. Зәй районының соңгы еллардагы күрсәткечләре бик яхшы. Быел да алар сынатмас дип өметләнәм», – дип белдерде Президент.

«Без соңгы эшләнмәләрне, заманча техниканы күрдек, үсемлекләрне саклау чараларын куллануны, орлык фондының ни рәвешле формалашуын карадык. “Агросила групп” бүгенге көндә республикада гына алдынгылар рәтендә түгел, илдә андый эре инновацион агрохолдинглар берничә генә», – дип белдерде республика Президенты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда быел кыр культуралары чәчүлекләренең мәйданы 2,9 млн. га тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдә, шул исәптән 1,8 млн. га сабан чәчүе. Минераль ашлама 196,1 мең тонна кертелгән, ягъни бер гектарга 68,5 кг. Үсемлекләрне яклау чаралары 4,5 млн. га мәйданда башкарылган.

Быелгы уңыш өчен көздән 580 мең га көзге культуралар чәчелгән: көзге бодай – 325,5 мең га, көзге арыш – 149,9 мең га, тритикале – 1,6 мең га.

Бүгенге көндә республикада уңышны булдыру һәм терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International