Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 10,6 мең тонна сенаж һәм 470 тонна печән, ягъни шартлыча бер баш хайванга 3,2 ц. азык әзерләнгән. «Алан» ҖЧҖендә әлеге күрсәткеч – бер башка 4,2 ц., «Таң» ҖЧҖендә – 5,9 центнер.
Һава торышы бу көннәрдә механизаторлар өчен уңайлы, алар комплекслы, дус, тату эшлиләр. Мәсәлән,«Алан» ҖЧҖендә күпьеллык үләннәрне механизаторлар Айрат Сабиров һәм Рәфис Шәйхетдинов чаптыра. Алар «МакДон» комбайнында сменалап эшлиләр. Марат Сибгатуллин һәм Илнар Хәсәнов «Полесье-280»азык җыю комбайнында эшлиләр, алар яшел массаны ваклаталар, ә аны «КамАЗ»ларда, тагылмалар элеп, Динар Гайнуллин һәм Рәфис Хәбибрахманов ташый. Массаны траншеяларда тыгызлауны «Амкодор» тракторында Әхмәт Мәхмүтов башкара, Рамил Кәримов, Рәфис Шәйхетдинов һәм Айрат Габделвәлиев шул эшләрне «Т-150» һәм «ДТ-75» тракторларында башкаралар.