Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 80 терлекчелек объекты төзелде. Быел төзелешкә бәйле чыгымнар өлешен кайтаруга субсидияне 7 шәхси хуҗалык алды. Бүгенге көндә тагын 5 кеше документлар әзерли.
«Бу программада катнашырга теләүчеләргә район да ярдәм итә, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ильяс Гатауллин. – Аларга стеналар күтәрү өчен керамзит блоклар бирәләр. Быел 12 меңнән артык блог кайтардылар».
Аның сүзләренә караганда, иң күп мини-ферма Иске Һади авыл җирлегендә төзелгән – 14 объект анда. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә 13 мини-ферма исәпләнә, Чирмешән авылында – 9.