Татарстанда икмәк кабул итү предприятиеләренең матди-техник базасының һәм элеваторларның 2017 елгы уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерү башланды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Татарстанда икмәк кабул итү предприятиеләренең матди-техник базасының һәм элеваторларның 2017 елгы уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерү башланды. Шундый объектларның беренчесе Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында “Колаңгы икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖ булды. Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Анатолий Никитин, «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең сынау лабораториясе бүлеге белгече Татьяна Миңликиева, «Казан ашлык продукты» АҖ генераль директоры Әнәс Гайнетдинов һәм башкалар бар.

Экспертлар ашлык киптерү җайланмаларының, үлчәүләрнең, механик проба җыйгычларның һәм ашлыкны актив җилләтү җайланмаларының төзеклеген тикшерделәр. Комиссия ашлык сакланышын тәэмин итү чараларының үтәлешенә, зарарсызландыру буенча профилактик чаралар башкарылуга, хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау буенча күрелә торган чаралар үтәлешенә аерым игътибар бирде.

Тикшерү йомгаклары буенча “Колаңгы икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖнең яңа сезонга әзерлеге турында карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International