«Минем җирем – Россия» конкурсына илебезнең 46 төбәгеннән журналистлардан 400дән артык эш керде

2017 елның 27 июне, сишәмбе

2017 елның 27 июненә авыл тематикасы буенча «Минем җирем – Россия” Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсына Россия Федерациясенең 46 субъектыннан 400дән артык эш керде.

Конкурс “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Аның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларында Россия авылларын уңай тасвирлауны булдыруга һәм арттыруга, авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыруга һәм халык традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән иң яхшы мәгълүмати-агарту проектларны ачыклау һәм бүләкләү.

Быел бүләкләр аерым авторлар һәм авторлар төркемнәре арасында 9 номинация буенча бүленәчәк. Редакцияләр өчен (басма, теле-, радио- яисә интернет-басмалар) беренче мәртәбә номинация билгеләнде. Моннан тыш, быел иң яхшы мәгълүмати проектлар өчен Гран-при тапшырылачак.

Гаризалар 2017 елның 31 августына кадәр agrosmi2017@yandex.ru электронпочтасы аша кабул ителә.

Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында - http://konkurs.agromedia.ru - алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International