Россия Федерациясе Җир кодексның 77 статьясы нигезендә торак пункты чикләреннән тыш урнашкан һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен бирелгән, шулай ук шул максатлар өчен билгеләнгән җирләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр булалар. Шундый җирләр составында авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләре һәм әлеге җирләргә хезмәт күрсәтүдә файдаланыла торган эчке хуҗалык юллары, коммуникацияләр, урман үсентеләре, су объектлары, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм беренчел эшкәртү өчен файдаланыла торган биналар, корылмалар биләп торучы башка җирләр бүленә.
Авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын урнаштыру өчен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләреннән дә, шулай ук торак пункт җирләре составындагы җир кишәрлекләреннән дә, аларны башка категорияләргә күчермичә, әмма рөхсәт ителгән куллану төрен үзгәртеп, файдаланырга мөмкин.
Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә биналар һәм башка корылмалар төзү милекче бары тик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче буларак теркәлгәндә генә мөмкин, дип ассызыклыйлар.