Әлмәт шәһәрендә шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XIV авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Ярышларны оештыручы –Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте.

Ярышларда республиканың 19 районыннан командалар катнашты. Ярышучылар – барысы 80ләп кеше иде.

Ярышлар йомгаклары буенча хатын-кызлар ярышында шәхси зачетта 1 нче урынны Актаныш муниципаль районыннан Айгөл Әдиева алды. 2 нче урында – Саба муниципаль районыннан Рәмилә Нургалиева, 3 нче урында – Әлмәт муниципаль районыннан Әлфия Коломыцева.

Ир-атлар арасындагы ярышта шәхси зачетта 1 нче урынны Әтнә муниципаль районыннан Ирек Сабиров яулады. 2 нче урынга Кукмара муниципаль районыннан Александр Васильев лаек булды, 3 нче урында – Актаныш муниципаль районыннан Ригинат Нуриәхмәтов.

Командалар ярышында урынннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Актаныш районы командасы, 2 нче урында – Саба районыныкы һәм 3 нче урында Әтнә районы командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International