Ришат Хәбипов федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә чыгыш ясады

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасының Инвестицияне үстерү агентлыгы базасында Татарстан территориясендә федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырышта нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады.

Ул, агымдагы елда авыл хуҗалыгын үстерү программасы кысаларында федераль бюджеттан 8 073 млн. сумга субсидияләр бирү турында 13 килешү имзаланды, диде. Болар түбәндәге юнәлешләр буенча: үсемлекчелек өлкәсендә ярдәм күрсәтүгә, сөт терлекчелегенең продуктивлыгын арттыруга, агросәнәгать комплексын үстерү буенча төбәк программаларының максатчан күрсәткечләренә ирешүдә ярдәм итүгә, АПК объектларын төзүгә һәм модернизацияләүгә турыдан-туры тотылган чыгымнар өлешен каплауга, инвестиция кредитлары буенча процент ставкаларын каплауга һәм «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ФМП чараларын гамәлгә ашыруга.

«Бу елның 20 июненә федераль бюджеттан 3,5 миллион сум акча, ягъни еллык лимитның 44%ы аңа дәгъва кылучыларга җиткерелде», – дигән мәгълүмат бирде Ришат Хәбипов.

Министр урынбасары, бу елдан дәүләт ярдәменең яңа механизмы – ташламалы кредитлау эшли башлады, дип, искә төшерде, аның кысаларында республикада кыска сроклы кредитларга 844,1 млн. сум күләмендә лимит расланды. Шуның бәрабәренә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре кредитларны 1%тан 5%ка кадәр ставка белән алырга мөмкин.

Ришат Хәбипов аквакультураны үстерү максатларында су биологик ресурсларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклап калу зарурлыгы турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указлары белән Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын торгызу һәм аквакультураны үстерү мәсьәләләре буенча Совет һәм Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклап калу мәсьәләләре буенча Совет төзелгән. Шулай ук Татарстан Республикасында аквабиокультура технополисын төзү Концепциясе эшләнгән, республикада аквабиокультураны үстерү буенча 2022 елга кадәр чаралар планы әзерләнгән.

«Бу юнәлешне үстерүдә федераль органнарның ярдәме аеруча мөһим. Проектларны “Балыкчылык хуҗалыгы комплексын үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасына кертү шактый нәтиҗәле ярдәм рәвеше булыр иде, – диде Ришат Хәбипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International