Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алга» колхозында бар көчкә терлек азыгы әзерлиләр

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Алга» колхозында бар көчкә терлек азыгы әзерлиләр. Бутлеровка авылы янындагы кырда күпьеллык үләннәрне механизаторлар Андрей Сәләхов һәм Сергей Трусов чаптыралар. Алар киң колачлы заманча «Макдон» техникасында эшлиләр.

Чаптырылган печәнне Михаил Захаров һәм Владислав Наместников җыялар. Сенажны Фәргать Садыйков ташый, ә аны фермада Илгиз Булатов һәм Фәрит Гатин тыгызлап тутыралар.

«Родина» күмәк хуҗалыгы рәисе Ильяс Әхмәтов әйтүенчә, азык әзерләү темплары быел узган елга караганда түбәнрәк. «2016 елда бу вакытка беренче чабым төгәлләнгән һәм шактый печән тупланган иде, – дип сөйли Ильяс Әхмәтов. – Яңгырлар аркасында кайвакыт кырларга берәр атна кереп булмый, шуңа күрә әлегә 2 мең тонна гына сенаж сала алдык. Шуңа да карамастан, азыкны җитәрлек күләмдә җыярга дип планлаштырабыз. Безнең әле суданка, кукуруз, көнбагыш кебек резервлар бар, ул кырлар парга чәчелгән иде».

Татарстанда 2017 елның 26 июненә 159 мең тонна азык берәмлеге тупланган – 481,4 мең тонна сенаж һәм 10,9 мең тонна печән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International